Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   27нче ноябрь, җомга, 2020нче ел

   Россиядә Әниләр көне алдыннан, 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлыгы булганнарны абилитацияләүгә юнәлдерелгән «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Безнең яңа дөнья» дигән төркемле шөгыль уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: мөмкинлекләре чикле кешеләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру, яшьтәшләре коллективына гармонияле рәвештә кертү юлы белән аларның социаль тәҗрибәсен баету, гаилә элемтәләрен ныгыту.

   Шөгыль «Әни портреты» исемле виртуаль сәнгать күргәзмәсенә йөрүдән башланды. Катнашучыларга дөньяның бөек рәссамнары картиналарының мультимедиа репродукцияләре тәкъдим ителде. Психолог белән әни турында медитатив әкиятне бергә «эшләп», катнашучылар әкият терапиясе дөньясында чумдылар.

   Катнашучыларның эмоциональ халәтен гармонияләштерү өчен сенсор бүлмәсендә «Салават күпере» релаксация күнегүләре үткәрелде.

   Шөгыль үз әниләренә квиллинг техникасында открытка ясау буенча иҗат остаханәсе белән тәмамланды.

фото-1

фото-2