Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   13нче ноябрь, җомга, 2020 ел

   Автомат янгын хәбәрчеләрен урнаштыру максаты белән Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә Мирный бистәсендә ялгыз яшәүче Александра Емельяновнага бардылар.

   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәр бүлмәдә янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар, шулай ук Александр Емельяновнага газ плитәсе һәм газ миче белән эшләү буенча киңәшләр бирелде, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлек тапшырылды.

   Александра Емельяновна барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде, хәзер үзен куркынычсызлыкта тоюын билгеләп үтте.

фото-1