Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   10нчы ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел

   «Куркынычсыз дөньядагы балалар» шөгыльләр циклы кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы «88 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ консультация пункты базасында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Мин - уңышлы кеше» дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: уңышларга ирешергә, максатларны дөрес куярга, кызыксынучанлыкны, күзәтүчәнлекне үстерергә, индивидуаль рәвештә һәм төркемнәрдә эшли белергә ярдәм итүче гамәлләр турында төшенчә формалаштыру.

   Шөгыль башында балаларны берләштерүче, аларның активлыгын тәэмин итүче һәм алга таба конструктив эшләргә ярдәм итүче уңай атмосфера булдырылды. Шөгыль барышында балалар «уңыш» төшенчәсе белән таныштылар, киләчәккә уңышларга ирешергә ярдәм итә торган максатларны кую ысулларын карадылар. Көчле якларны ачу һәм шәхес ресурсларын актуальләштерү өчен катнашучылар белән «Көч» күнегүе үткәрелде, ә үз позицияңне яклый белүне үстерү өчен «Уңышны исеңә төшер!» күнегүе башкарылды.

   Шөгыль катнашучыларның эчке мөмкинлеген ачарга ярдәм итүче «Мин нәрсәгә ирешергә телим?» тренинг күнегүе белән тәмамланды.

фото-1