Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Форум авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль инновацияләрне алга җибәрү максатыннан үткәрелә. Бу – Балачак унъеллыгының милли максатларына ирешүне һәм бурычларын тормышка ашыруны тәэмин итә.

   Быел форум беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды. 6-13нче ноябрь форумы программасы виртуаль күргәзмәне үз эченә ала, анда балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең 300дән артык нәтиҗәле социаль практикасын, видеоконференция-элемтә форматында Мәскәү һәм Россия Федерациясе субъектлары мәйданчыкларында уздырыла торган вакыйгалар һәм чаралар марафоны тәкъдим ителгән.

   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Авыр тормыш хәлендәге балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең заманча технологияләре» социаль практикасын тәкъдим итеп, форум эшендә катнашты.

   «Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикасы» дигән нотык белән Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директор урынбасары Корбангалиева Л. К. чыгыш ясады.

   Форумда шулай ук презентацияләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде:

   • «Хокук навигаторы» мәгълүмат технологиясен тәкъдим итү.

   Федякин А. Ю., Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире

   • Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә дистанцион социаль хезмәтләр күрсәтү технологиясен тәкъдим итү

   Чинь А. Р., Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире

   • «Психологик яклау һәм кризис хәлләрендә үз-үзеңне ышанычлы тоту чарасы буларак өстәл уены» мастер-классы

   Яруллина А. Р., Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы

   Форумда катнашучылар тәкъдим ителгән материалларның һәм презентацияләрнең практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5