Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   5нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен “Без төрле, әмма без бердәм” дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

   Балалар күп милләтле Россиядә 160тан артык милләт яшәвен, ә Татарстанда 115 милләт яшәвен белделәр. Идел буе төбәге төрле этнос һәм диннәрнең тату күршелеге үрнәге булып тора. Шөгыльләрдә балалар татар җырларын тыңладылар, татар милли киемнәре турында презентация карадылар, бөтен дөньяга танылган татар читекләре турында сөйләделәр, хәтта аларны үз куллары белән ясадылар.

   Шулай ук балалар удмурт этносы турында да күп яңалыклар белделәр. Зур кызыксыну белән удмуртларның көмеш тәңкәләрдән торган милли бизәнү әйбере -монистларны карадылар, удмурт бию көйләрен тыңладылар, нинди уен кораллары уйнавын оттылар, монист ябыштырып удмурт кызы сурәтен бизәделәр.

   Шөгыль рус милли киеме турында әңгәмә белән дәвам итте. Балалар сарафан, күлмәк кебек танылган элементларны актив атадылар, ә аннары рус халык җырлары яңгырашы астында хатын-кызлар баш киеме - кокошник ясадылар.

   Шөгыль ахырында балалар һәм педагоглар инструменталь ансамбль оештырдылар, рус халык «Калинка»сын музыкаль кашыкларда, курайда, музыкаль өчпочмакта һәм маракасларда уйнадылар. Уртак иҗат барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк ите!

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5