Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   23нче октябрь, җомга, 2020нче ел

   Авиатөзелеш һәм Вахитов районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә «Экологик атна» проекты кысаларында төркемле шөгыльләр үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: балаларның игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, экологик белемнәр, экологик культура нигезләрен формалаштыру, табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү.

   Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен "Табигатьне сакла» дигән квест-уен үткәрделәр: балалар Урман хуҗасыннан хат алдылар, ул кара көчләрнең үз биләмәләрен сихерләвен, урманны саклап калу өчен балаларга сынаулар узарга кирәклеге турында язган. Квест биремнәрен үтәп, балалар Кызыл Китапка кертелгән үсемлекләр турында белделәр, экологик викторинада катнаштылар, «Табигать» темасына шифрланган сүзләр әйттеләр, чакыру белән «Кешеләр! Табигатьне ссаклагыз» плакатын ясадылар.

   Шөгыль барышында (Вахитов районы) балалар «Табигать белгечләре» экологик викторинасында, «Экологик сорау», «Яңа кулланылыш», «Табигать табышмаклары» бәйгеләрендә катнаштылар, анда һәркем үз белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алды. Балалар «Экология» темасына табышмаклар чиштеләр, үз вакытын хезмәт иткән иске әйберләргә яңа кулланыш уйлап таптылар, тере һәм тере булмаган табигать, аның белән кешенең үзара бәйләнеше турында бик күп яңалыклар белделәр.

фото-1