21нче октябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
"Бәйләп торучы җеп» программасын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ата-аналары өчен «Балалар – ул бәхет" дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: тәрбия мәсьәләләрендә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру, тискәре стильләрне һәм ата-аналарның үз-үзләрен тотышы рәвешләрен коррекцияләү.
Шөгыль ата-аналар куйган тәртип турында фикер алышудан, алга таба коррекция максатыннан ата-аналар үз-үзләрен тотышы стилен ачыклаудан башланды. Аннан соң ата - аналарның булган белемнәрен актуальләштерүгә, балалар белән үзара бәйләнештә булган проблемаларны билгеләүгә юнәлдерелгән «Мин - ата-ана» дигән өстәл психологик уены үткәрелде. Уенда катнашып, ата-аналар психолог белән бергә балалар белән үзара мөнәсәбәттәге кыенлыклар турында сөйләштеләр, проблемаларны хәл итү юлларын билгеләделәр.
Шөгыль ата-аналарның тискәре тәртибенең бала – ата-аналар мөнәсәбәтен җайлауга комачаулавын, үз балаларын ничек бар шулай яратырга кирәклеген аңларга ярдәм итте.