Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   14нче октябрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Светлячок» гаиләгә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен, «Иң яхшы көн!» девизы астында иреклеләр акциясе уздыруны дәвам итәләр.

   Октябрь аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бәйрәм «Форсаж» картинг үзәгендә оештырылды. Картингларда йөрү-ул кирәкле белем һәм машина йөртү тәҗрибәсен алу, тәҗрибәле инструкторлар белән юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау өчен менә дигән мөмкинлек.

   Чара "Иң яхшы көн!» интерактив программасы белән дәвам итте, ул балаларга яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, тату, бердәм булырга, бер-берсенә ярдәмгә килергә һәм бердәм команда булырга да өйрәтте.

фото-1

фото-2