Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   12нче октябрь, дүшәмбе, 2020нче ел

   Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы сенсор бүлмә шартларында «Шәхси аралашу» дигән шөгыль үткәрде.

   Максат: «Ата-ана-бала " парында үзара хезмәттәшлекнең конструктив алымнарын формалаштыру.

   Уенлы шөгыль барышында ана һәм бала арасындагы элемтәнең гамәли күнекмәләре үсеш алды, үзара аңлашу өлкәсен киңәйтүгә, вербаль функцияне, аң һәм фикерләүне үстерүгә, бала белән эмоциональ бәйләнешне саклауга ярдәм итүче һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләрен үстерүгә уңай йогынты ясаучы уңай аралашу формаларына төп игътибар бирелде.

   Мондый үстерелешле шөгыльләр үзләрендә зур потенциалга ия, чөнки шәхси аралашу аша балалар үзләрен читтән күрергә өйрәнә, чөнки бу үз-үзенең тотышы белән аңлы рәвештә идарә итүнең мөһим шарты булып тора.

фото-1

фото-2