Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018нче елның 10нчы августында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт  учреждениесе”ндә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары катнашында “Хәвеф категорияле гаиләләр белән эш тәҗрибәсе, социализация һәм ресоциализация” ведомствоара семинары уздырылды (20 кеше).
   Семинар балигъ булмаган хәвеф төркемнәрен ачыклау  буенча эшчәнлекне активлаштыру, терроризм һәм экстремизмга каршы хәрәкәт максаты белән, Ведомствоара эшче төркем янындагы Эксперт төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасында Антитеррористик комиссия җитәкчесе И.Ш.Галиев, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында оештырылды.
   Превенция проблемалары, гаиләдә көч куллану, агрессия һәм психологик ярдәм турында КФУның шәхес психологиясе кафедрасы укытучылары В.А.Степашкина һәм Р.Н.Хәкимҗанов чыгыш ясадылар.
   Л.М.Миңнетдинова-психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасы доценты, психологик  бозылганлыкның  билгеләре һәм аларның гаиләдәге хәлгә тәэсир итүе турында сөйләде. Авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрнең социализация һәм ресоциализациясендә психолого-медико-педагогик консилиумның ресурслары турында мәгълүматны И.И.Бахусова –  девиант тәртипле укучылар өчен ябык типтагы ГКУ УВОУ “Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми урта белем бирү мәктәбе” директор урынбасары тәкъдим итте.

фото-1

фото-2

фото-3