Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018нче елның 8нче августында “Казан шәһәре”шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы хатын-кызлар - “Аеклык ноктасы” проектында катнашучылар өчен, “Нечкәбил” Республика аналык һәм гаилә бәйгесендә төрле елларда җиңүчеләр белән “Гаилә советы” очрашуы оештырылды.

   Сәламләү сүзе белән чарада катнашучыларга ТР Иҗтимагый палатасыны рәисе урынбасары Забегина Т. В. һәм “Нечкәбил” Республика аналык һәм гаилә бәйгесе җитәкчесе Жуйкова И. П. мөрәҗәгать иттеләр.

   Очрашу программасы үз өченә үзара йогынты ясауның төрле формаларын алды. Бу,“Патша чәчәкләре” ательесы администраторы, Чулпан Уразайкина җитәкчелегендә фоамираннан (Бәхет чәчкәсе) чәчәк композициясе ясау буенча мастер-класс та. Һәм Эшмәкәр хатын-кызлар департаменты һәм Мөселман-эшмәкәрләре ассоциациясенең Яңа башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге җитәкчеләреннән Фәтхуллина Д. Ф. белән ышанычлы әңгәмә дә. “Игелекле эшләр көне” Хәйрия фонды очрашуда катнашучыларга түләүсез кием һәм аяк киемнәре белән тәэмин итүгә мөмкинлек бирде.

   Очрашу ахырында проектта катнашучылар һәм оештыручылар белән бергә экспресс-фотосессия һәм җылы, дустанә атмосферада, җанлы музыка астында чәй эчү оештырылды.

   Чараны оештыручылар ышаналар – “Гаилә советы” “Аеклык ноктасы” проектында катнашучыларга үзләренең тормышка карашларын яңадан карарга һәм үзләренең алдагы бәхетле гаилә тормышын “коючы”лары булачакларына ярдәм итәр.

фото-1

фото-2