Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, Ильин көненә бәйләп “Яшенле яңгыр һәм беренче уңыш бәйрәме” чарасын уздырды.

   Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыру, күзаллауларын киңәйтү, борынгы урыс гореф-гадәтләре белән таныштыру.

   “Минем иң яхшы сыйфатым” сәламләвеннән чара башланып китте, аннан соң “Ильин көне” видеоролигын карадылар, аның мотивы буенча балалар викторинада катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, борынгы урыс гореф-гадәтләре турында сорауларга җавап бирделәр.

   Чара балаларның эрудицияләрен арттырырга, аралашу, үзара ярдәмләшү, командада эшли белү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.

   

фото-1