Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   23нче июль, дүшәмбе, 2018нче ел

   Бөтендөнья Халыкара китлар һәм дельфиннар көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, аралашуда авырлыклар кичергән гаиләләрдән, 6 балигъ булмаган бала өчен “Диңгездәге һәм океандагы кебек” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру, балигъ булмаган балаларның эмоциональ киеренкелеген салдыру, экологик тәрбия; экосистемалар турында кызыксынуларны һәм белемнәрне киңәйтүне активлаштыру, әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

   Шөгыль “Диңгез сәяхәте” тематик өлешеннән башланды, аннан соң күрсәтмә материаллар кулланып “Диңгездә яшәүчеләр” уен-викторинасы уздырылды.

   Төп өлештә балалар, гуманлы тәмамлануны таләп иткән, “Дельфин баласын коткарабыз” проблемалы ситуацияне уйнадылар.

   Шөгыль ахырында катнашучылар дельфин һәм китларны саклау буенча, сенсор бүлмәдә ком модулен кулланып, эмблемалар уйлап таптылар.

   Шөгыль катнашучыларга диңгездә яшәүчеләрнең кеше тормышындагы мөһим роле турында нәтиҗә ясарга, дельфин һәм китларның тормышыннан кызыклы фактлар белергә ярдәм итте.

фото-1