Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   20нче июль, җомга, 2018нче ел

   2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләр өчен, “Өмет” клубында “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Балаларны хезмәттәшлеккә кору, уңай эмоциональ атмосфера тудыру өчен, катнашучыларга игътибарлылыкка “Зинһар өчен” күнегүе тәкъдим ителде, аның барышында балалар төркемне туплауның дәрәҗәсен ныгытып, бер-берсен сәламләделәр. Алар зур кызыксыну белән “Ягымлы сүзләр” уенын уйнадылар, анда күршеләренә карата күбрәк яхшы сүзләр әйтергә тырыштылар.

   Балаларга һәм әти-әниләргә төсле кәгазьдән “Йөрәк” ясау буенча “Ачык йөрәкләр” мастер-классы ошады, аның барышында балалар үзләрен иҗади яктан ача алдылар. Һәр эш тә үзенчә аерым рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади уйлау, вак моториканы үстерегә, үзләрендә ышаныч арттырырга, дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга ярдәм итте.

   Шөгыльдә катнашучылар уңай хисләр, яңа тәэсирләр алдылар һәм, гаилә интерьерын бизәр өчен, рәхәтләнеп үзләре ясаган үзенчәлекле эшләрен алдылар.

фото-1

фото-2