Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче июль, сишәмбе, 2018нче ел

   Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, иртә һөнәр сайлау буенча эш кысаларында, Флористика көненә багышлап, азҗитешле, күпбалалы гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Чәчәкләр Бәйрәме” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: балаларда табигатькә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, трансформация техникасы-табигать материалын флористика кул эшкәртмәләрендә куллану белән таныштыру.

   “Чәчәкләр патшалыгында” күнегүе белән шөгыль башланып китте, аның барышында балалар “Флористика” илендә-могҗизалар һәм тылсым илендә булдылар, анда бары тик эшләргә, хыялланырга, уйлап табарга яратучылар гына керә ала. Анда керер өчен балаларга сорауларга дөрес җавап бирергә, тылсымлы табышмакларны отарга туры килде.

   Шөгыльнең төп өлешендә балалар “Чәчәкләрне өйрәнәбез” видеоролигын карадылар, аннан соң флористик материалдан композицияләр һәм бәйләмнәр ясадылар.

   Шөгыльнең бәйрәмчә булуын ягымлы музыка азсызыклады. Катнашучылар уңай хисләр һәм кәеф алдылар.

фото-1

фото-2