Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының кинотеатрында, социаль авыр хәлдә булган балалы, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр өчен, гаиләле кино күрсәтү оештырдылар. Фойеда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре әти-әниләргә бәйрәм тарихы турында буклетлар һәм гаилә сафлыгы булган “акчәчәк” брошен тапшырдылар.

   Кино карауда катнашучылар гаиләләре белән рәхәтләнеп, Джимның, принцессаны коткару өчен, океан һәм чүл аша драконнар шәһәренә барып батырлыклар кылуы турында, “Джим Төймә һәм машинист Лукас” балалар маҗаралы фильмын карадылар. Яхшы кәеф, җылы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре бәйрәм чарасының нәтиҗәсе булды.

фото-1