Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   6нчы июль, җомга, 2018нче ел

   Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шулай ук яшьтәшләре белән аралашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен тренинг элементлары белән “Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: гаилә кыйммәтләре турында белемнәр формалаштыру, өлкәннәргә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне һәм эмпатияне үстерү.

   Шөгыль “Гаилә кыйммәтләре” тематик әңгәмәсеннән башланды, ул катнашучыларны кызыклы гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырган “Гаилә-бар нәрсәнең башлангычы” видеоролигын күрсәтү белән алып барылды. Аннан соң балалар, гаилә әгъзаларына карата әхлакый юнәлештә мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән “Гаилә учагы”, “Чәчәккәй-җиде төсле” тренинг күнегүләрендә катнаштылар. “Минем аралыгым” сюжетлы – рольле уены коллективта бердәм һәм конструктив эшли белү формалаштырырга ярдәм итте. Шулай ук балалар “Минем гаиләм нинди?” анкетасын үттеләр.

   Шөгыльне тәмамлау этабында,“Трафаретлы дизайн” – бергәләп ял итү формасы булырга мөмкин яңа, кызыклы шөгыль,, традицион булмаган техника буенча бәрәңге белән рәсем ясау мастер-классы булды.

   Шөгыль гаилә турында күзаллау формалаштырырга, үз гаиләсе өчен горурлык хисен үстерергә, шулай ук балаларга гаилә кыйммәтләре турында, бергәләп уенлы ял эшчәнлеге турында искә төшерергә ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4