6нчы июль, җомга, 2018нче ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, “Төсле календарь” циклыннан “7-Я” (“Гаилә) спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: гаиләләрнең актив ялларын оештыру, гаиләне берләштерү.
Чараның катнашучылары төрле биремнәр башкарып “сәяхәткә бардылар”. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сазлыкларны кичтеләр, пластик стаканнардан манара төзеделәр, күзләрен йомып бер-берләренең рәсемнәрен ясадылар, каршылыкларны үттеләр һәм шундый бик күп биремнәр башкардылар. Һәр биремне башкарганнан соң уенчылар чәчәк таҗлары алдылар. Чара ахырында зур бер акчәчәк – гаилә символын ябыштырдылар.