Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   6нчы июль, җомга, 2018нче ел

   “Без бер-беребезгә таяныч”

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре ялгыз гаиләле парларны котладылар.

   Чараның максаты - чын гаилә кыйммәтләрен: мәхәббәт, бер-береңә җылы һәм ышанычлы тугрылыклы мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру.

   Һәр гаиләле парга социаль хезмәткәрләр бәйрәмнең алыштыргысыз символы –акчәчәкләр бәйләме, шулай ук гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәтендә торучы гаиләләрнең балалары ясаган открыткалар тапшырдылар. Социаль хезмәткәрләр бәйрәмнең барлыкка килүе, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр кызыксыну белән гаиләне саклаучылар – изге Петр һәм Феврония турында легенда тыңладылар. Үз чиратларында өлкән яшьтәге парлар үзләренең танышу тарихлары һәм бергә озак гомер итүләренең серләре белән уртаклаштылар.

фото-1