Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   6нчы июль, җомга, 2018нче ел

   Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә кыйммәтләре” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: үз гаиләсенә, гаилә кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү.

   Шөгыль ирекле, ышанычлы аралашуга ярдәм итүче “Сәламләү” күнегүеннән башланды. Аннан соң һәр гаиләнең гореф-гадәтләре, бер-берсенә ихтирам, гаилә кыйммәтләре турында “Нәрсә ул гаилә?” интерактив тематик әңгәмәсе һәм “Гаилә” темасы буенча “Табышмаклар” викторинасы үткәрелде.

   Шөгыль ахырында иҗади остаханәдә балалар “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!” котлау открыткалары әзерләделәр, аларны ахырда өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә тапшырдылар.

фото-1

фото-2