Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   4нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел

   Мәскәү районы гаилә һәмбалаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “Безнең күңелле Сабантуй!” ишегалды бәйрәм чарасы уздырдылар.

   Чараның максаты: халык гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, туган якны ярату, башка милләт кешеләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбиләү, балигъ булмаган балаларның буш вакытларын эчтәлекле оештыру.

   Балалар чара башында социаль хезмәт алучы волонтерлар катнашында Сабантуй бәйрәменең тарихы турында күренеш карадылар.

   Кадерле кунакларны сыйлау гадәте буенча “чәк-чәк” милли ашын авыз иттеләр.

   Милли ярышларны белүләрен күрсәтеп, катнашучылар командаларга бүленделәр һәм төрле мәйданнарда ярышырга керештеләр, балалар дәрт белән канат тарттылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, “Чүлмәкне ват” һәм “Капчыкларда йөгерү” ярышларында командадагы иптәшләренә булышлык иттеләр!

   “Призны сукыр килеш табу” ярышында, балалар кайчы белән элеп куелган уенчыклар һәм сыйларны кисеп алалар, сәламәтлеге чикле бала катнашты, бу балаларда толерантлык һәм ярдәмгә килү теләге формалаштыруга ярдәм итте.

   “Озын толым – кызлар бизәге” бәйгесе хатын-кызның матурлыгы – ул күркәмлек, нәфислек, акыл һәм эчке рухи дөняның ярашуы икәнен күрсәтте.

   Бәйрәмнең милли бизәлешен музыка –дәртле татар көйләре ассызыклады.

   Чара командаларны дипломнар белән бүләкләп тәмамланды. Бер генә катнашучы да баллы бүләктән башка китмәде.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5