Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   21нче июнь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Хәтер һәм кайгы көнендә- Бөек Ватан сугышы башланган көнне Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Хәтерлибез, горурланабыз, хөрмәтлибез” батырлык дәресе уздырдылар.

   Максат: балигъ булмаган балаларның граждан-ватанпәрвәрлек хисе һәм әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, ил тарихының батырлык битләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

   Дәрес барышында балалар “Сугыш балалары” кыска метражлы фильмын карадылар, тылдагы авыр сугыш көннәре, кечкенә балаларның зурлар белән беррәттән озак көтелгән Җиңүне коеп ясаганнары турында белделәр. Аннан соң балалар “Сугыш сукмаклары буйлап” викторинасында катнаштылар.

   Дәрес ахырында, иҗади остаханәдә, балалар ветераннар өчен открыткалар һәм ясалмалар эшләделәр.

   22. 06. 2018 “Бөек Җиңү турында истәлекне саклыйк!” акциясе кысаларында, балалар өйдә оциаль хезмәт күрсәтүдә торган тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котладылар.

фото-1

фото-2