Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   20нче июнь, 2018нче ел

   2018нче елның 20нче июнендә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, командада эшли белү һәм аралашу күнекмәләрен үстерү максаты белән, “Наркотикларсыз яшәү” республика наркотикларга каршы акция кысаларында “Туган ишегаллары” циклыннан “Тормыш салават күпере” сәламәтләндерү чарасын уздырдылар.

   Чара “Дусны сәламләү” күнегүе белән башланды, ул эмпатия күнекмәләрен үстерүгә, ышанычлы аралашуны, уен вакытында бер-берсен аңлауны яхшыртуга ярдәм итте. Аннан соң илебездәге төп вакыйга - FIFA -2018 футбол буенча дөнья чемпионаты турында мини-викторина уздырылды.

   Чараның төп өлешен “Уйлап тап”, “Сигналны тыңла”, “Әкиятләр”, “Светофор” командалы уеннары тәшкил итте, аларда балалар бердәмлек, үзара ярдәм итешү, реакция тизлеген һәм креатив фикерләүне күрсәттеләр. Чараның ахырында балалар асфальтта “Тормыш салават күпере” темасына рәсемнәр ясадылар. Чарада катнашучыларның барысы да уңай хисләр һәм кәеф туплап алдылар.

фото-1