Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   25нче май, җомга, 2018нче ел

   ТАССРның 100еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Татарстан – минем республикам” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек хисе, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, актив тормыш позициясе формалаштыру.

   Балалар кызыксыну белән Татарстан Республикасының төзелү тарихы, аның символикасы, истәлекле урыннары турында презентация белән таныштылар, районнар һәм республика шәһәрләре, тарихи урыннар, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында белемнәрен күрсәтеп, викторинада актив катнаштылар.

   Практик өлешендә балалар республика символикасы белән бүләк сувенир-медальоннар әзерләделәр. Барлык эшләр дә үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итте.

фото-1

фото-2