Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   8нче июнь, җомга, 2018нче ел

   Бөтендөнья дуслар көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр – балаларга” акциясе кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалар өчен,”Берәү барысы өчен һәм барысы берәү өчен” кызыклы квес-уены әзерләделәр.

   Максат: балалар коллективын берләштерү өчен шартлар тудыру, әхлакый сыйфатларны, дуслаша белү һәм дуслыкны бәяли белүне формалаштыруга булышу.

   Шөгыльне уздыру өчен инновацион педагогигик технология - квест файдаланылды. Квест барышында балалар серле утрауларга кызыклы диңгез сәяхәте “ясадылар”, үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтеп, мавыгу белән тәкъдим ителгән биремнәрне башкардылар. Аларның юлларында күп кызыклы маҗаралар, уеннар һәм авырлыклар очрады. “Кара үрмәкүч” утравын үтү команда рухын берләштерүгә һәм ныгытуга ярдәм итте, ә “Дуслык”, “Кыргыйлар”, “Ант”, “Салават күперле шарлар” утрауларындагы сынаулар катнашучыларга иң зур хәзинә – дуслар бүләк иттеләр. Дуслар бит кайгыда сынала.

   Оештыручылар фикеренчә, квест-уен балаларда уртак эшчәнлектә аралашу күнекмәләрен үстерергә һәм әхлакый сыйфатларны формалаштырырга ярдәм иткән.

фото-1

фото-2