Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән, психоэмоциональ авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Хисләр хакиме” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльдә катнашучылар “Болай гына” мультфильмын карадылар, ә аннан соң аның геройларының төрле тормыш шартларындагы эмоциональ халәтен тикшерделәр. Фикер алышу барышында балаларга геройларның эчке дөньяларын анализларга, аларның хисләрен һәм кичерешләрен танырга авыр булды. Бер генә катнашучы да мультфильм барышында төсләр гаммасының һәм музыканың алмашынуы кебек детальгә игътибар бирмәделәр. Мультфильмны яңадан төп моментларында тукталышлар белән караганда, һәр катнашучы да вакыйгалар барышына гына түгел, ә һәр геройның хисләр дөньясына да кереп карадылар. Балалар әйтүенчә, аларның һәрберсенең дә күңелләрен күтәрәрергә ярдәм итүче, уңай энергетикалы танышлары бар.

   Аннан соң балаларга “Коймак” социаль өстәл уены тәкъдим ителде, анда балалар бер-берләренә максималь игътибар күрсәттеләр, нинди тойгылар алуларын хис иттеләр. Балигъ булмаган балалар белән сулыш алу гимнастикасы, спорт, арт-терапия күнегүләре кебек үз-үзеңә ярдәм итү алымнарын тикшерелде. Шөгыльдә катнашу балаларда эмоциональ халәтне җайга салу өчен тышкы һәм эчке ресурслар турында күзаллау, эмоциональ аңны үстерү формалаштырырга ярдәм итте.

фото-1

фото-2

фото-3