Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел

   Иреклеләр елы һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр – балаларга” акциясе кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” студентлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен “Тылсымлы ил” чарасы уздырдылар.

   Балалар һәм аларның әти-әниләре кызыклы табышмаклардан, рус халык әкиятләре буенча викторинадан, концерт номерларыннан торган интерактив программада катнаштылар. Кечкенә тамашачыларның чарада актив катнашуы коммуникатив күнекмәләрне үстерергә, ә әниләре белән бергә күнегүләрне башкару бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итте.

фото-1

фото-2