Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   21нче май, дүшәмбе, 2018нче ел

   VII Бөтенроссия “”Иреклеләр – балаларга” акциясе һәм Л.Н. Толстой елы кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган һәм авыр социаль куркыныч хәлдәге балалы гаиләләр өчен “Бәхетле илдә бәхетле балачак”кинотренингы уздырдылар.

   Балалар һәм ата-аналар кызыксыну белән Л.Н. Толстойның тормышы һәм иҗаты турындагы презентация, язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. “Филипок” әсәрен уку үзенчәлекле кызыксыну тудырды. Интерактив тактада рәсем белән текстлар күрсәтелде, аларны рольләргә бүлеп уку мөһим иде. Сюжет турында сөйләшкәндә балалар, хыяллар тормышка аша, бары тик үзеңә ышанырга, авырлыклардан курыкмаска һәм белемгә омтылырга кирәк дигән фикергә килделәр.

   Ахырда Л.Н. Толстойның шул исемдәге әсәре буенча ясалган “Янгын сүндерүче этләр” кыска метражлы мультфильмын карадылар.

   Оештыручыларның әйтүенчә, кинотренинг балигъ булмаган балаларның социаль күнекмәләрен формалаштырырга, актив тормыш урынын, уңышлы социализация, укучы кызыксынуы тәрбияләүгә ярдәм итте.

фото-1