Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   18нче май, җомга, 2018нче ел

   VII Бөтенроссия “”Иреклеләр – балаларга” акциясе һәм Бөтендөнья музейлар көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАПББУ “Халыкара сервис колледжы” волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен ТР Милли музеена экскурсия оештырдылар.

   Максат: туган якның тарихына һәм мәдәниятенә танып-белү кызыксынуы үстерү.

   Балигъ булмаган балалар, ТРның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулланың 80-еллыгына багышланган “Без балачактан” әдәби салонында булдылар, аның тормыш юлы, иҗаты турында белделәр. Шулай ук балалар театральләштерелгән-костюмлы тарихи персонажлар булган экспозицияне презентацияләү белән гасырлар түренә сәяхәт ясадылар. Ачык төсле тарихи киемнәр кигән музей хезмәткәрләре борынгы төсләрне искә төшерделәр, балаларга музыкада шул чорның сулышын җиткерделәр, борынгы Болгарда яшәүчеләрнең халык кәсепләре эшләнмәләрен һәм кул эшләрен күрсәттеләр. Балаларга бик тә иҗади остаханә, музыка коллективы һәм безнең Ватаныбызда ерак гасырларда яшәгән искиткеч хайваннар белән гаҗәеп зоопарк ошады.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4