Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   18нче май, җомга, 2018нче ел

   Л. Н. Толстойның 190-еллыгы алдыннан Вахитов районы гаилә һәмбалаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Һәркем кешелекне үзгәртергә тели, ләкин беркем дә үзен ничек үзгәртү турында уйламый” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда әхлак кыйммәтләрен формалаштыру.

   Шөгыль барышында катнашучылар белән мәхәббәт, дуслык, яхшылык төшенчәләре турында интерактив әңгәмә булды, чөнки Л. Н. Толстой яшәүнең мәгънәсен итеп игелекле эш, яхшылык, барлык әйберләрне дә яратуда күрә.

   Балалар актив рәвештә үзләренең караш нокталарын әйттеләр, кешеләргә яхшылык эшләп, без үзебез дә яхшырак булабыз, безнең тормышта бар нәрсә дә бумеранг кебек кире кайта, яхшылык та, усаллык та. Без дөньяны үзгәртә алмыйбыз, ләкин һәрбер кеше үзен үзгәртә ала, ә аннан бөтен дөнья яхшырыр.

фото-1