View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   16нчы май, чәршәмбе, 2018нче ел

   Татарстан АССРның төзелүенә 100ел булуны бәйрәм итүне туры китереп, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең яшьтәшләре белән аралашуда авырлыклар булган балигъ булмаган балалар өчен “Туган як буенча сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: Казан тарихына, аның тарихи байлыгына кызыксыну булдыру, төрле милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.

   Шөгыль “Казан-Татарстанның башкаласы” интерактив әңгәмәсеннән башланды. Аннан соң балалар “Минем туган җирем” тематик викторинасында катнаштылар. Шөгыль, өй эше буларак балалар эшләгән, “Туган Казаныбызның яраткан яклары” видео-роликлар карау белән тәмамланды. Бу иҗади эш балаларның күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте, туган шәһәр һәм истәлекле урыннар турында белемнәрне камилләштерде.

фото-1

фото-2

фото-3