15нче май, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Бөтендөнья гаилә көненә багышланган, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, тренинг элементлары белән “Гаилә-өмет һәм мәхәббәт бердәмлеге”төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль сенсорлы бүлмәдә интерактив форматында узды. Әти-әниләр балалары белән бергә, эмпатия күнекмәләрен, ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыруга, бер-берләрен аңлауны яхшыртуга ярдәм итүче, “Парларда сәламләү”, “Үзеңнең балаңны бел”, “Көзгеләр кибетендә, “Карандаш белән әңгәмә” күнегүләрендә катнаштылар. Шөгыль һәр гаиләнең гербын ясау һәм яшәүне раслаучы девизны уйлап табу арт-терапия эше белән тәмамланды.
Шөгыльдә катнашу балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре урнашуга, ата-аналыкны аңлауны арттыруга ярдәм итте.