Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   14нче май, дүшәмбе, 2018нче ел

   Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Матрёшка”гаилә клубы социаль проекты кысаларында, Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен “Хөрмәт итү һәм чикләр” тренингы үткәрделәр.

   Тренингның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән үзара мөнәсәбәт урнаштыруда психологик ярдәм.

   Тренинг барышында балалар һәм аларның әт-әниләре үзләренең чикләрен тоюны, бер-берсе белән аралашуда уңайлыклар зонасын һәм ераклыкны өйрәнделәр һәм үстерделәр, шәхси аралыкны сакларга һәм башкаларның чикләрен хөрмәт итәргә өйрәнделәр. Чарада аерым игътибар аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм бию-хәрәкәт терапиясе ысуллары аша берләштерүгә бирелде. Һәр гаилә үзләренең өйрәнү нәтиҗәләрен һәм алган күнекмәләрен, һәрберсе үзләрен күрсәтә алган һәм үзара ярдәмләшүдән рәхәтлек кичергән, гаиләнең символик биюе рәвешендә күрсәтте.

фото-1

фото-2

фото-3