View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   14нче май, дүшәмбе, 2018нче ел

   “2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында тәртип бозу һәм җинаятьчелек профилактикасы буенча эшчәнлек оештыру” программасы кысаларында, “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә “Крылья Советов” паркында, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Куркынычсыз юл” квест –уены уздырылды.

   Чараның максаты: белгечләре балаларның юлда җәрәхәтләнүләренә каршы профилактика, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, коммуникатив күнекмәләрне, образлы һәм иҗади фикерләүне формалаштыру һәм үстерү аркылы уңышлы яраклашуга ярдәм итү.

   Балалар “Уен”, “Җәяүле”, “Каршылыкларны җиң”, “Җавабын тап”, “Билгеле” станцияләрен керткән интерактив танып-белү программасында катнаштылар. Командалар юл йөрү билгеләрен, җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп киң белемнәрен күрсәттеләр.

   Чараның ахырында барлык катнашучылар рәхәтләнеп урам уеннарын уйнадылар. Балаларга бигрәк тә флэшмоб тәэсир итте, аның барышында бию элементларын өйрәнделәр. Катнашучылар үзләре белән күңелле хисләр, яңа тәэсирләр һәм грамоталар алып киттеләр, алар балаларның портфолиоларын тулыландырыр.

   

фото-1

фото-2