23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел
Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Матрёшка” гаилә клубы” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен “Эмоциональ контакт” тренингы уздырды.
Тренингның максаты: ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә эмоциональ контактны ныгыту.
Тренинг барышында балалар һәм аларның ата-аналары эмоциональ үзрегуляция алымнарын үзләштерделәр, хисләрен уңай белдерергә, аларны билгеләргә һәм башкаларны аңларга өйрәнделәр. Шөгыль барышында аерым игътибар ышаныч үстерүгә, башкаларның хисләрен ихтирам итүгә, бер-берең өчен кайгырта белүне үстерергә юнәлдерелгән “Көзге”техникасына һәм бию-хәрәкәт терапиясенә бирелде.
23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Милләтләр һәм халыклар берләшү елы кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен тренинг элементлары белән “Яхшылык һәркемгә кирәк” исемле Шәфкатьлелек дәресе үткәрде.
Шөгыль барышында балалар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, хәзерге җәмгыятьтә альтернатив карашка түземле булу, башка кешене һәм аның карашларын ихтирам итүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр. “Урыннарыгызны алыштырыгыз...”, “Сиам игезәкләре”, “Буталчык” практик күнегүләрен башкарып, балалар дуслык кагыйдәләрен өйрәнделәр, сөйләшүдә әңгәмәдәшнең кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен истә тотарга тырыштылар. Шөгыль дөньяда яхшылык һәм дуслыкның роле турында тылсымлы әкият уйлап чыгару буенча төркемле арт-терапия эше белән тәмамланды.
Шөгыльдә катнашу толерантык турында күзаллауны формалаштырырга, әйләнә-тирәдәгеләр белән ихтирамлы мөнәсәбәтләр төзү күнекмәләренә өйрәнүгә ярдәм итте.
22нче май, сишәмбе
Шәһәр ветераннар (пенсионерлар) Советында ветераннарга, пенсионерларга, өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү сыйфатын күтәрү һәм актив озын гомерлелеккә юнәлдерелгән, социаль ярдәм чараларына караган сорауларны аңлату буенча түгәрәк өстәл утырышы булды.
Түгәрәк өстәл эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җәмәгать оешмалары белән белән эшләү буенча бүлек башлыгы Рубинская Т. А., Казан шәһәренең Совет районы социаль яклау бүлеге башлыгы Китанина Н. Н., Пенсия фонды идарәсе белгече Әбдерәшитова Г. И., шулай ук “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең директор урынбасары Ушатик Л. В. катнаштылар.
Түгәрәк өстәл эше барышында Казан шәһәренең Башкарма комитеты 2017нче елның 26нчы апрелендә №1490 карары белән расланган, “2017-2020нче елларга Казан шәһәрендә РФдә 2025нче елга кадәр өлкән буын ихтыяҗлары юнәлеше Стратегиясенең беренче этабын чынга ашыру буенча чаралар планы”н практик куллану кысаларында мәсьәләләр тикшерелде.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең директор урынбасары Ушатик Л. В. түгәрәк өстәлдә катнашучыларны “Тәрбиягә алган гаилә” технологиясе турында мәгълүмат бирде һәм федераль льгота алучыларның социаль хезмәт күрсәтү җыелмасыннан баш тартуның ахыры тискәре булуы турында аңлату эше үткәрде.
23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасында Лев Толстой елы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Л. Н. Толстой – бөек рус язучысы, фикер иясе һәм мәгърифәтче” семинары үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр Л. Н. Толстойга багышланган презентация белән таныштылар. Язучының Казанда яшәгән чоры, Казан Император университетында укуы турында, тормыш юлыннан кызыклы фактларны белделәр. Катнашучылар әңгәмә барышында тормышның чын кыйммәтләре, үз-үзеңне камилләштерү, үзеңдә иң яхшы әхлак сыйфатларын тәрбияләү турында фикер алыштылар.
21нче май, дүшәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190-еллыкны бәйрәм итү кысаларында, ял көне Казан шәһәренең Япеев урамындагы 15нче йортта урнашкан Л. Н. Толстой музеена бардылар.
Чараның максаты – бүлек белгечләрен мәдәни, танып-белү һәм рухи үстерү, рус язучысының бөек мирасына игътибар җәлеп итү.
Музей комплексы буенча экскурсия барышында социаль хезмәткәрләр үзләре өчен язучының бер-берсе белән аерылмас бәйләнгән тормышы, гаиләсе һәм иҗаты, Казан шәһәрендә яшәгән еллары, Казан Император университетында укуы турында күп кызыклы фактлар ачтылар, бөек рус язучысы яшәгән һәм иҗат иткән 19нчы гасыр дөньясына кагыла алдылар. Экскурсия барышында алган белемнәрен, социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнар белән, Л. Н. Толстойга багышланган төрле чараларны уздырганда кулланырга планлаштыралар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л.Н. Толстой елында балигъ булмаган балаларны аның иҗаты белән таныштыралар
- Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен ТР Милли музеена экскурсия оештырылган
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның әхлакый кыйммәләрен формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыралар