Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   19нчы гыйнвар, сишәмбе, 2021нче ел

   2021нче елның 11нче гыйнварыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлек эшли башлады. Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында хезмәт алучыларның көндезге мәшгульлеге һәм яллары оештырыла.

   Психолог һәм социаль педагог көндезге бүлектә социаль хезмәт алучы 18 яшьтән өлкәнрәк, интеллект һәм аутистик спектр бозылулары булган инвалидлар белән «Үз – үзеңне танып бел» циклыннан «Минем ихтыяҗларым» дигән шөгыль үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: инвалидларны абилитацияләү, социаль күнекмәләрен үстерү һәм социальләштерү.

   Шөгыль барышында белгечләр катнашучылар белән сәламәт туклану рационын ничек төзергә, азык әзерләү өчен нинди продуктлар, туклану режимы, азык-төлек саклауга карата таләпләр турында фикер алыштылар. Шөгыльдә төп игътибар кибеттә азык-төлекне сайлап һәм сатып алу өчен төп күнекмәләр эшләүгә бирелде.

   Катнашучылар социаль уен форматында сатып алучы һәм сатучы ролендә беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм товарлар кибетендә булдылар. Бу кибеткә мөстәкыйль бару, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу, кирәкле социаль күнекмәләр эшләү алдында куркуны киметергә ярдәм итте.

   Белгечләр фикеренчә, мондый шөгыльләр үткәрү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чит кешеләргә бәйле булуын киметергә, аларга җәмгыятькә кушылырга ярдәм итә.

фото-1

фото-2

фото-3