Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   30нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   Яңа ел алдыннан Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Яңа ел маҗаралары: бүләкләр эзләгәндә» дигән интерактив чара үткәрделәр.

   Балалар, хәзинә эзләгәндә барлык сынауларны узып, квест – уенда катнаштылар: табышмакларны һәм мәкальләрне оттылар, акыл һәм зирәклеккә биремнәр үтәделәр, реакция тизлеген, җитезлеген һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

   Чара ахырында балалар Кыш бабай өчен шигырьләр укыдылар, ә ул барысына да Яңа ел бүләкләре тапшырды.

фото-1