Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   29нчы декабрь, сишәмбе, 2020нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ ярдәме белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Этник мозаика» дигән хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

   Экскурсиянең максаты: балигъ булмаган балаларның танып-белү активлыгын үстерү, патриотик хисләрне ныгыту, төрле милләт кешеләренә карата толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

   Экскурсия барышында катнашучылар Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 37 халыктан торган 200дән артык милли иҗтимагый берләшмә керүен белделәр. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Гаиләләр Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар, республикада яшәүче халыкларның милли костюмнарын күрделәр. Мәгълүмат бүлегендә «Безнең йортыбыз-Татарстан» журналын нәшер итү өчен материалның ничек җыелуын күрделәр, хәтта бүләккә журналлар да алдылар!

   Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында уникаль музей бар. Экспозициянең нигезен әрмән осталарының һәм рәссамнарының төрле материаллардан һәм төрле техникада ясалган эшләре тәшкил итә. Музейда Гиннесның рекордлар китабына кертелгән экспонат – иң кечкенә әрмән тәресе-«хачкар» куелган, аны лупа аша гына күрергә мөмкин. Шулай ук лупа аша күрергә мөмкин булган тагын бер экспонат – ТР Беренче Президенты М. Ш. Шәймиевнең дөге яртысында сурәте. Балалар да, өлкәннәр дә күргән экспонатлардан бик күп уңай хисләр алдылар.

   Экскурсия ахырында залда көтмәгәндә Кыш бабай пәйда булды, гаиләләрне якынлашып килүче яңа 2021нче ел белән котлады. Балалар шигырьләр сөйләделәр, ә Кыш Бабай аларга бүләкләр тапшырды.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5