Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   15нче декабрь, сишәмбе, 2020нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Яңа ел маҗаралары” төркемле шөгылен үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштыру, эстетик зәвыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү.

   Шөгыль барышында балалар “Яңа ел маҗаралары” интерактив программасында катнаштылар, Кар бабайга тапшырылган миссияне – Яңа ел чыршысын сакларга булыштылар, юлларында очраган барлык авырлыкларны һәм сынауларны да җиңеп чыктылар.

   Балаларга бигрәк тә “Музыкаль шкатулка” ошады. Алар композитор Антонио Вивальдиның «Ел фасыллары» циклы белән таныштылар, «Кыш» музыкаль композициясен тыңладылар, бу әсәрдә яңгыраган инструментларны җиңел оттылар һәм атадылар, музыканы тыңлаганда барлыкка килгән ассоцияцияләре белән уртаклаштылар: кемдер өчен скрипкаларның ачы тавышы-буран, кемдер өчен-иптәшләре белән күңелле итеп кар атышып уйнау.

   Шөгыль яңа ел чыршысы өчен уенчыклар ясау иҗат остаханәсе белән тәмамланды.

фото-1