30нчы ноябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Халыкара Әниләр көне алдыннан 24-29нчы ноябрь көннәрендә «Әнигә рәхмәт әйт!» дигән Бөтенроссия гаилә флешмобы узды. Проект Андрей Первозванный фондының «Ана булу изгелеге» программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Флешмоб – безгә үсәргә, уңышлы һәм мөстәкыйль булырга ярдәм итүче әниләребезгә мәхәббәт, кайгырту һәм үз-үзләрен корбан иткән өчен ачыктан-ачык рәхмәт әйтү өчен рәсми сәбәп.
Авиатөзелеш, Вахитов һәм Яңа Савин районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Бөтенроссия гаилә флешмобында актив катнаштылар: социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары Instagram челтәрендәге битләрендә, ярату һәм рәхмәт сүзләре кушып, әниләре белән төшкән яраткан фоторәсемнәрен урнаштырдылар.