Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   28нче май, дүшәмбе, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен,“Без бергә” циклыннан “Кызыклылар дөньясында” төркемле шөгыле уздырды.

   Шөгыльнең максаты: бала – ата-ана мөнәсәбәтләрен бергә иҗади эшчәнлек ярдәмендә гармонияләштерү.

   Үзара дусларча мөнәсәбәт урнаштыру, аралашудагы каршылыкны бетерү һәм эмоциональ киеренкелекне салдыру өчен, балалар ата-аналары белән бергә “Минем яхшы дустым”, “Минем кәефем” психологик күнегүләрен башкардылар, бу бала – ата-ана парларына эмоциональ җылылыкны тоярга, бер-берсен “кабул итәргә”, бергәләп эшләүгә теләк тууга ярдәм итте.

   Шөгыль барышында олылар да, балалар да “Дуслык турында”, “Мәкальне төгәллә” викториналарында актив катнаштылар, “Кешенең яхшы һәм начар сыйфатлары” карточкалары белән эшләделәр, рәхәтләнеп “Миндә нәрсә бар, сиңа шуны бирәм” һәм “Ялгыз бияләйләр” уеннарын уйнадылар. Шөгыльдә дуслык, дуслар турында җырлар яңгырады, яраткан “Елмаю” җырын караокега кушылып бергә җырладылар.

   Әни белән нәрсәнедер бергә эшләү – бу бик шәп һәм икеләтә кызык. Мастер-класс кысаларында һәр гаилә дуслар өчен гаилә фотосурәтләрен куярга үзенчәлекле рамка әзерләделәр.

фото-1

фото-2