Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   7нче июнь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 10-14 яшьлек балалар өчен, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру максаты белән, “Мин тормышны сайлыйм” төркемле шөгыле уздырды.

   Яшүсмерләр рольле күренешләрдә катнаштылар, сәламәт яшәү рәвеше файдасына ышанырлык дәлилләр эзләделәр. Шулай ук: сәламәтлек безгә ни өчен кирәк дигән сорау буенча фикер алыштылар. «Интервью» күнегүендә балалар, үзләрен начар гадәт белән тәңгәлләштереп, аның “корбаны” тормышына ничек тәэсир һәм аның белән идарә итүен аңларга тырыштылар.

   Шулай итеп, яшүсмерләр уен формасында начар гадәтләрнең ничек формалашуын, нинди тышкы һәм эчке мөмкинлекләр булуын, һәм аларның зарарлы кызыксынуларга ничек каршы торырга ярдәм итүләрен яхшырак аңладылар.

фото-1

фото-2