Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Жизнь центра

   25нче май, җомга, 2018нче ел

   Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хыял иле” циклыннан “Оз иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне, коллективта эшли белүне үстерү.

   Шөгыль барышында балалар “Оз иленнән искиткеч тылсымчы” фильмын карадылар, аннан әкиятнең гадәти булмаган һәм батыр геройлары турында белделәр. Көчле тәэсирләр белән илһамланып, балалар үз куллары белән төп геройларның атрибутларын ясадылар һәм костюмлаштырылган “Оз иленә сәяхәт” мини-спектаклендә катнаштылар.

   Оештыручыларның әйтүенчә, шөгыльләрне мондый рәвештә үткәрү психоэмоциональ халәтне төзәтүдә һәм балаларның эчке шәхси мөмкинлекләрен мобилизацияләгәндә нәтиҗәле.

фото-1