23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Зур гаилә турында кечкенә тарих” проекты кысаларында, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Минем гаиләм” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: позитив кызыксынулар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр үстерү, төркемдә эшли белү, ата-аналарһәм балалар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү.
Эш барышында һәр гаиләдә эмоциональ мөнәсәбәтнең барлыгын билгеләргә ярдәм итүче “Гаилә оясы” Кайзер рәсем ясау техникасы, арт –терапевт методлары кулланылды.
Тренинг ахырында балигъ булмаган балаларның эмоциональ бушануына юнәлдерелгән “Уенчык”, “Шәхес” күнегүләре уздырылды.