6нчы октябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Идел буе экологиясе» компаниясе ярдәмендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Агачны коткар» дигән экологик акция уздыра.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларның игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, табигый ресурсларны исраф итүчелек турында уйланырга, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүгә өлеш кертергә ярдәм итү.
Акция барышында белгечләр балигъ булмаган хезмәт алучыларны кәгазьнең килеп чыгу үзенчәлекләре, аны куллану өлкәләре белән таныштыралар. Балалар, агачларны юк итмичә, икенчел чималдан бик күп кирәкле әйберләр ясарга мөмкин икәнлеген беләчәкләр. Балалар бик теләп макулатура җыюда катнашалар, аның кечкенә генә булса да, тере табигатьне саклауга мөһим өлеш кертүен аңлыйлар.
Белгечләр әлеге акция балаларның экологик культурасын формалаштыруга башлангыч бирде дип ышана, димәк, яңа буын экологик яктан грамоталы үсәчәк!

















