2нче сентябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
"Балалар уйный торган театр" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" МБУ белән берлектә "Йолдызлы курчаклар" дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: вак моториканы үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эмоциональ-ихтыяри өлкәсен, коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар ассоциатив уеннарда, әкият персонажлары ясау буенча мастер – класста актив катнаштылар һәм үзләрен чын актерлар итеп тойдылар.
Чара ахырында Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары катнашучыларга "Могҗиза эзләгәндә" спектаклен тәкъдим иттеләр.
Шөгыль, театральләштерелгән уеннар ярдәмендә, балаларның шәхси үсешенә ярдәм итте.



















