28нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү максатыннан "Мин - яхшы ата-ана" дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде. Шөгыль барышында ата-аналарга "Роботлар" метафорик карталары ярдәмендә үз баласының образын булдырырга һәм күрсәтергә тәкъдим ителде. Үткәрелгән күнегү үз баласының шәхесенә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга, анда уңай сыйфатларны да, игътибар һәм катнашуны таләп итә торган зоналарны да күрә белүгә ярдәм итте. Фикер алышу барышында ата-аналар балаларының гиперактивлыгы, дистанцион белем бирүне гамәлгә кертү, балалар коллективларында буллинг кебек үзләрен борчыган сорауларны карадылар. Шөгыльдә катнашучылар белән гаиләдәге конфликтлы хәлләрне чишү ысулларын аңлауга юнәлдерелгән "Мин шулай күрәм","Аңла мине", "Инструкция" күнегүләре үткәрелде. Үткәрелгән шөгыль ата-аналарның балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә психологик компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.
















