21нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" социаль-гуманитар проект кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар өчен төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасында яшәгән һәм эшләгән бөек очучы, Советлар Союзы Герое - Мәгүбә Хөсәен кызы Сыртланова турында "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" дигән презентация күрсәтелде. Балалар бөтен дөньяга танылган очучының биографиясен белделәр, 780 хәрби очышның иң истәлекле булганының тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар туган Казан шәһәрендә легендар якташыбызның һәйкәл-бюсты һәм Мәгубә Сыртланова исемендәге урамның фоторәсемнәрен күрделәр.
Шөгыль ахырында балалар кәгазьдән очучы очкан ПО-2 самолетларын һәм "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" дигән стенгазета ясадылар.


















