7нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль авыр хәлдә калган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Бергә күңеллерәк" вакытлыча тору төркеме эше кысаларында, балигъ булмаганнарның психоэмоциональ торышын танып-белү һәм иҗат эшчәнлеге аша камилләштерүгә юнәлдерелгән "Бәхетле елмаю" дип исемләнгән төркемле арт-терапия шөгыле үткәрделәр.
Балалар уенга керештеләр, табышмакларга җавап бирделәр, бәлагә тарыган куян баласына ярдәм иттүдә инициатива күрсәттеләр, З. Александрованың "Карбыз - искиткеч тәмле! " дигән шигырен тыңладылар. Аннан соң иҗат остаханәсендә, тырышып, пластилинопластика техникасында карбыз телемен ясадылар. Балаларның эмоциональ балансын торгызуда музыкаль озата бару аерым роль уйнады.
Шөгыль ахырында балалар дус булу һәм бер-берсенә бәладә ярдәм итү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.


















