3нче август, дүшәмбе, 2020нче ел
Казан шәһәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге "Күп балалы гаилә" проекты кысаларында "Өчтән алып чиксезлеккә кадәр" Бөтенроссия фотобәйгесендә катнаша.
Бәйгенең максаты: күпбалалыкны популярлаштыру һәм балалы гаиләләрнең уңай образын булдыру.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы күпбалалы гаиләләр социаль челтәрләрдә #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+,#добесконечности хештегы белән үзләренең - "Зур гаиләләрнең күңелле көннәре", "Бәхетле гаилә", "Чиксезлеккә юлда" темаларын чагылдыра торган фотосурәтләрен куялар.
Бу уртак вакыт үткәрүнең бәхетле мизгелләре, бу гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәт, экскурсияләр. Зур гаилә - зур җаваплылык, бурычлар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, зур бәхет!!!





















